Archive by day Март 12, 2018

12 март.  “Сердәшханә”.

12 март. “Сердәшханә”.

Бүген без  Казанда узган IVнче төрки яшьләр фестивалендә катнашкан  яшьләр белән кино сәнгате турында фикер алышырбыз. Сөйләшүдә шулай ук  “Идел” яшьләр үзәге директоры Алсу Хафизованың  әлеге фестиваль турындагы тәэсирләрен дә ишетербез.

12 март. “Татарстан дулкынында”.

12 март. “Татарстан дулкынында”.

  Күптән түгел генә «Сәләт» Йортында язучы, галим, җәмгыять эшлеклесе Җәүдәт Сөләйман белән очрашу булып узды. Анда килгән кунаклар арасында шагыйрь, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис һәм Татарстанның Халык шагыйре, Россияның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин булды. Бүгенге тапшыруда без […]

12 март. “Юллар чатында”.

12 март. “Юллар чатында”.

Быел Казанда урам-юл челтәрен төзекләндерүгә 5 миллиард 500 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Казанда юл-транспорт һәлакәтләре күп күзәтелә торган участокларда 30дан артык светофор куелачак. Транспорт чараларына техник тикшерү узу кагыйдәләрен катгыйландыра торган Хөкүмәт карары үз көченә керде.

12 март. “Нефть чыккан якларда”.

12 март. “Нефть чыккан якларда”.

Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында модульле технология буенча җитештерелә торган фельдшер — акушерлык пункты биналары республикабызда гына түгел,  күп башка төбәкләрдә дә сорауга ия. Үз хәбәрчебез Ясир Хөснетдинов язмасы.