Archive by day Март 21, 2018

21 март. “Яшьлек аланы”.

21 март. “Яшьлек аланы”.

Бүгенге “Яшьлек аланы” тапшыруының “Кирәкле кеше” дигән сәхифәсендә без сезне чыннан да җәмгыятебез өчен бик тә кирәкле һөнәр ияләре белән таныштырырга булдык. Алар Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында белем алалар. Чыннан да без бүгенге тормышыбызны компьютер, интернет, гаджетлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә бу техникумда укучылар замана техникасында балык кебек йөзәләр, аларны […]

21 март. «Татарстан дулкынында».

21 март. «Татарстан дулкынында».

Күптән түгел Татарстанның халык артистлары, танылган  композитор, баянчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Фәрит Хатыйпов һәм җырчы Рабига Сибгатуллина үзләренең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Февраль аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында аларның юбилейларына багышланган  «Җыр бәйрәме» узды. Бүген без сезгә әлеге кичәнең берникадәр кыскартылган  1 бүлеген тыңларга тәкъдим итәбез. Кичәне […]

21 март. “Старт”.

21 март. “Старт”.

Казанның Вахитов районындагы 98 нче номерлы мәктәбендә  балаларга физик тәрбия бирүнең  үзенчәлекләре, эш тәҗрибәсе  хакында  тапшыру. (1 нче тапшыру).

21 март. Туры элемтә.

21 март. Туры элемтә.

  Даун синдромлы кешеләр – кемнәр алар? Бу хакта  халкыбыз  бик аз белә, мәгълүматлар җитәрлек түгел.  Шуңа да 2011 нче елдан бирле  21 нче мартта  Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә. Татарстанда  шундый диагнозлы кешеләр күпме? Мондый балалар туарын  ана карынында чакта ук белеп буламы? Узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә  иң алдынгы дип саналган  республикабыз […]

21 март. “Музыкаль мизгелләр”.

21 март. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүген – 21 март – көн белән төннең тигезләшкән көне. Бу көннәрдә бөтен төрки-фарсы дөньясы язны каршылый — Нәүрүз бәйрәмен уздыра. Борынгы бабаларыбыз бу көнне Яңа елны  — табигатьнең яңару чорын, “яңа көнне” каршылаганнар.  Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын, хөрмәтле тыңлаучыларыбыз!  Яз кояшы күңелебезгә нур өстәсен, дөньяга иминлек һәм тынычлык алып килсен! Иртәнге концертыбыз исә өегезгә […]