Archive by day Март 25, 2018

25 март.  “Тел күрке – сүз”.

25 март. “Тел күрке – сүз”.

Бүген мөгаллимебез, филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән дәресләрен дәвам иттерә. Шулай туры килде ки, безнең тапшыруларыбызда нәкъ менә шушы тема башланып киткән көннәрдә Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында музыка сәнгатенең бүгенге көненә һәм киләчәгенә кагылышлы җитди сөйләшү булып узды. Анда төп сүз Республикада музыка […]

25 март.  Ял концерты.

25 март. Ял концерты.

Әхмәт Рәшит шигырьләре һәм аның шигырьләренә язылган җырлар. Әхмәт Рәшит шигырьләреннән һәм  аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән “Таңнар артында таңнар” дигән әдәби-музыкаль композиция. Шигырьләрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдин укый.

25 март.  “Татарстан дулкынында”.

25 март. “Татарстан дулкынында”.

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар белән очрашуларны дәвам итәбез. Бүген кунагыбыз – күренекле язучы Әхәт Гаффар. Ул бу мәртәбәле бүләккә “Олы юлның тузаны” романы, “Дарья башы китабы” һәм балалар өчен әкиятләр, хикәяләр пьесалар җыентыгы өчен тәкъдим ителде.

25 март.  “Көмеш кыңгырау”.

25 март. “Көмеш кыңгырау”.

Табигатьтә март- матур тантана итә.  Тиздән ишегалларында кар суларыннан  җыелган күлләвекләрдә кошчыклар коенып уйнар. Агач- куаклар да кояш җылысына сусаган. Бүгенге тапшыруыбызны да яз рухында әзерләргә булдык. Әйдәгез, язгы матурлыкны шигьри сүз һәм җыр-моңнарыбыз аша күзәтик әле дуслар.