Archive by day Март 28, 2018

28 март.  “Яшьлек аланы”.

28 март. “Яшьлек аланы”.

Әле кичә генә без халыкара театр көнен билгеләп үттек. Без сезне һәрдаим театр тормышы, аның яшәеше, үсеше, яңалыклары белән таныштырып барабыз. Бүгенге тапшыруыбыз да искәрмә булмас. Тик без бүген театрда яшь актерлар тормышы, аларның иҗат итү мизгелләре, сәләтләре, сөенечләре һәм артист дуслыгы турында гапләшербез. Әңгәмәдәшләребез – Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, өметле актер-егетләре: Фаил […]

28 март. «Татарстан дулкынында».

28 март. «Татарстан дулкынында».

Иҗат кешеләре һәр язны аеруча зур дулкынлану белән каршы ала. Юк язгы кичерешләр, шаулап  аккан кар сулары, кошлар сайравы гына түгел, ә ел саен көтеп алынган Тукай премиясе ияләрен билгеләү һәркайсыбызны бүгенге татар әдәбиятының язмышы турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә. Быелгы кандидатлар арасында берничә ел рәттән күзгә ташланган исемнәр дә бар. Шуларның берсе […]

28 март. «Старт».

28 март. «Старт».

Казанның Вахитов районындагы 98 нче номерлы мәктәбендә  балаларга физик тәрбия бирүнең  үзенчәлекләре, эш тәҗрибәсе  хакында  тапшыру. (2 нче тапшыру).

28 март. “Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясенә кандидатлар”

28 март. “Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясенә кандидатлар”

Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алар арасында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры да бар.  Әлеге олы бүләкне театрның иҗат коллективы – директор һәм баш режиссер Рөстәм Галиев, рәссам Булат Нәсыйхов, артистка Гүзәл Шәмәрдәнова Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” әсәре нигезендә куелган хезмәт өчен өмет тота.

28 март.  “Нефть чыккан якларда”.

28 март. “Нефть чыккан якларда”.

Бу  якшәмбедә геологларның һөнәри бәйрәмнәре. Үз нефть ятмаларын җиде дистә еллар дәвамында эшкәртүче «Татнефть»нең кара алтын чыгару күләмен тотрыклы саклавы, алдагы елларга да яхшы запаслар белән тәэмин ителеше, чыганакларны оста үзләшерү дәрәҗәсе, һәр скважинаның нәтиҗәле эше компаниядәге күп санлы геологларның тырышлыгыннан башка мөмкин булмас иде…