Archive by day Апрель 2, 2018

2 апрель.  “Сердәшханә”.

2 апрель. “Сердәшханә”.

Бүген 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Бу көнне бездә дә китап  укучылар белән төрле чаралар, китап авторлары белән очрашулар уздырыла. Бүген без дә  Халыкара балалар китабы көнендә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә булып, аларның китап чыгару эше белән танышырбыз. Ниндиерәк кызыклы китаплар чыгара икән безнең китап нәшрияты? Шулар турында алар […]

2 апрель.  “Юллар чатында”.

2 апрель. “Юллар чатында”.

Бүгенге тапшыруыбызда федераль юллар торышы, быелгы   юл эшләренә әзерлек турында сөйләшәбез. Игътибарыгызга “Идел-Нократ автоюллары” идарәсе җитәкчесе урынбасары — Азат Рафыйкович Гатауллин белән әңгәмә тәкъдим итәрбез. Узган шимбәдә Республиканың Яшь юл инспекторлары үзләренең 45 еллык юбилейларын билгеләп үтте. Истәлекле дата уңаеннан Татарстан ЮХИДИ идарәсендә тантаналы чара узды.

2 апрель. “Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясенә кандидатлар”

2 апрель. “Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясенә кандидатлар”

Апрель – мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның туган ае. Бу көннәрдә  2018 нче ел өчен Г.Тукай исемендәге  Татарстан республикасы дәүләт премиясенә кандидатлар турында тапшырулар эфирга чыга. Чираттагы программа язучы   Зиннур Хөснияр иҗатына багышлана.

2 апрель.  “Нефть чыккан якларда”.

2 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

Ромашкино нефть ятмасының 70 еллыгына.  Республикабызда беренче нефть скважиналарын бораулауда катнашкан, өч дистә елга якын нефть — газ чыгару операторы булып эшләгән, Лениногорск шәһәрендә яшәүче Мокатдәс ага Закиров белән әңгәмә.