Archive by day Апрель 10, 2018

10 апрель. Концертлар.

10 апрель. Концертлар.

Без сезнең өчен, хөрмәтле радиотыңлаучыларыбыз, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бирә торган концертларыбызны дәвам итәбез. Бикә Рәхимова  шигырьләренә иҗат ителгән җырлар.

10 апрель.  “Татарстан дулкынында”.

10 апрель. “Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынында” тапшыруы  Шөгердә туып, әле дә шунда яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Закировның   Чаллыда ачылган күргәзмәсеннән  әзерләнде. Кылкаләм остасы белән әңгәмә һәм иҗатташ дуслары фикерләрен дә ишетерсез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  Рәмзия Габделхакованың “Сират күпере” хикәясен тыңлый аласыз.

10 апрель. «Пар канатлар».

10 апрель. «Пар канатлар».

Бу чыгарылыш 10 нчы апрельдә 85 яшен тутыручы күренекле шәхес, танылган җәмәгать эшлеклесе, Алабуга, Яшел Үзән районнарында, партиянең Татарстан Өлкә комитетында җаваплы урыннарда эшләгән Салих Галимҗан улы Габдуллинга  һәм 63 ел аның ышанычлы терәге булган Мәрзия Хамматгата кызына багышлана.