Archive by day Апрель 12, 2018

12 апрель. Идрис Газиев концерты.

12 апрель. Идрис Газиев концерты.

Композитор Алмаз Монасыйповның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләренә иҗат иткән  “Тукай аһәңнәре” исемле вокаль-симфоник  поэмасын тыңларга чакырабыз. Ул җиде кисәктән тора — “Туган авыл”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Өзелгән өмет”, “Белмәдем”, “Бу ямьсез болыт”. Әсәрне Алмаз Монасыйпов җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт симфоник оркестрына кушылып Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев  башкара.

12 апрель. “Офыклар”.

12 апрель. “Офыклар”.

Буадагы ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләүче  уку йортлары белән эш йөртү һәм яңа инновацияләрне  тармакка тарту, юнәлдерү бүлеге башлыгы  Наил Хәмидуллин белән  кадрлар  әзерләү мәсьәләсенә кагылышлы әңгәмә.

12 апрель.  “Татарстан дулкынында”.

12 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Атаклы фольклорчы, музыка белгече, музыка тәнкыйтьчесе, профессор,  гомерен татар халык музыкасын өйрәнүгә, милли сәнгатетебезгә багышлаган галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның “Милләтем чын сәнгатькә лаек” дигән китабы дөнья күрде. Монда Мәхмүт аганың төрле еллардабасылып чыккан мәкаләләре,  интервьюлары, төрле съездларда, пленумнардагы чыгышлары урын алды. Мәхмүт аганың һәрвакыт һәр вакыйгага карата үз фикере, үткер сүзе бар.  Аның белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә […]