Archive by day Апрель 16, 2018

16 апрель.  “Сердәшханә”.

16 апрель. “Сердәшханә”.

Апрель – Тукай ае, туган тел һәм шигьрият ае. Бүген бездә дә  бәйрәм – шигьрият бәйрәме. Кешеләр күңеленә дә яз төрле уй-хыяллар белән бергә, бары тик  үзенә генә хас эчке кичерешләр алып килә.  Без дә апрельнең  шушы матур кичендә күңелләребезне пакьлап, киләчәккә матур хыяллар корып, үз максатыбызга ирешү өчен тырышыйк әле.

16 апрель. «Яңа көн».

16 апрель. «Яңа көн».

Республикабызның күп кенә районнарында  язгы кыр эшләре башланып китте. Азнакай, Алексеевский, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарында беренчеләрдән булып  уҗым культураларын һәм күпъеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Узган ел  мул уңыш үстереп тә, аны  урнаштыруда кыенлыклар кичергән авыл эшчәннәренә  галимнәребез киләчәктә нинди ярдәм күрсәтә ала?  Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре […]

16 апрель.  “Юллар чатында”.

16 апрель. “Юллар чатында”.

Татарстан территориясендә пассажир ташу белән законсыз шөгыльләнүчеләр елына 6 миллион кешене йөрткән. Төбәк һәм муниципаль  юлларда 14 майга кадәр авырлыгы 6 тоннадан арткан авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелде. Татарстанда 3,5 мең автомобиль хуҗасы машинасын газга көйләгән. Казанда балаларны таптату очраклары  җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында һәм ишегалларында килеп чыга икән.

16 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

16 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть»нең «Рухият» фонды уздырган 21 нче «Сандугач сайрар илем» төбәк балалар иҗаты фестивалендә җиңүчеләрнең гала-концерты Әлмәттә  үтте. 16 апрельдә ул Казанда — Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булачак.