Archive by day Апрель 24, 2018

24 апрель.  “Тукай”. Симфоник поэма.

24 апрель. “Тукай”. Симфоник поэма.

Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Сезне көндезге концерт тыңларга чакырабыз. Бүген без аны Илсур Хөснетдинов әсәрләреннән төзедек. Оркестр өчен  “Тукай поэмасы”н Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы оркестры башкара. Дирижер Альберт Шәрәфетдинов.

24 апрель.  “Татарстан дулкынында”.

24 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбызда   Истанбул татарлары җәмгыяте вәкиле Гөлтан Ураллы белән очрашырбыз. Аннан соң  танылган шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның робагыйлары һәм иҗаты турындагы уйлануларын ишетербез.  Тапшыруыбыз ахырында  Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның  халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина белән  очрашу көтә.

24 апрель. “Музыкаль мизгелләр”.

24 апрель. “Музыкаль мизгелләр”.

“Музыкаль мизгелләр” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышын  прозаик һәм шагыйрә Гөлнур Айзәтуллова  шигырьләренә иҗат ителгән  җырлардан  төзедек. Гомернең кадерен, яшәү мәгънәсен аңларга чакыручы әлеге  якты рухлы җырлар яңа көнебездә юлдаш булсын.