Archive by month Апрель

28 апрель.  “Язучылар – балаларга”.

28 апрель. “Язучылар – балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбызда танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның Татарстан китап нәшриятында балалар өчен  басылып чыккан   шигырьләр, җырлар , сценарийлар, әкиятләр, хикәяләр һәм табышмаклар тупланган китабы белән танышырбыз, авторның үзе укуында шигырьләрен ишетербез.

27 апрель. Концерт.

27 апрель. Концерт.

“Тукай аһәңнәре”. Алмаз Монасыйпов. Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Хәзер без сезне композитор Алмаз Монасыйповның сөекле шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләренә иҗат иткән  “Тукай аһәңнәре” исемле вокаль-симфоник  поэмасын тыңларга чакырабыз. Ул җиде кисәктән тора. “Туган җиремә”, “Кузгатмакчы булсаң халык  күңелләрен”, “Туган авыл”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Өзелгән өмет”, “Белмәдем”, “Бу ямьсез болыт”. Әсәрне  Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов  башкара. Дирижер […]

26 апрель. «Татарстан дулкынында».

26 апрель. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге программада без халкыбызның талантлы уллары — атаклы җырчы, татар опера йолдызы Усман Әлмиевны һәм бик күп музыкантлар тәрбияләгән педагог, дирижер Фәрит Фарсинны искә алырбыз. Ә аңа кадәр республикабызның музыка дөньясындагы кайбер вакыйгаларга күз салырбыз.              

26 апрель. “Музыкаль мизгелләр”.

26 апрель. “Музыкаль мизгелләр”.

Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сезне  мәшһүр  шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән  “Музыкаль  мизгелләр”  сәхифәсен тыңларга чакырабыз. Аның  бүгенге чыгарылышында халкыбыз язмышы һәм туган телебезгә, илебезгә багышланган җырлар яңгырар.

25 апрель.  «Татарстан дулкынында».

25 апрель. «Татарстан дулкынында».

«Дуслык – таулар күчерә», ­– дигән халкыбыз. Бигрәк тә, соңгы араларда телебезуңаеннан килеп чыкан вәзгыять илебездәге милләтара дуслыкка игътибарны тагын да көчәйтә. Узган атналарда Татарстан һәм Башкортстан артистлары бергәләп Россиянең 11 шәһәрендә булып, “дуслык күперләрен” ныгытып кайтылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов ярдәме белән оештырылган “Дуслык күпере” фестивале тантаналы төстә 7 […]

25 апрель.  “Актуаль интервью”.

25 апрель. “Актуаль интервью”.

Республикабызда  бәрәңге утырту вакыты җитә. Быелгы һава шартларында  нинди сортлар мул уңыш бирергә сәләтле? Аларны каян алырга, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы ничек көрәшергә – болар хакында  туры эфирда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бүлек җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

25 апрель. “Старт”.

25 апрель. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас  Гафиятов белән хоккей буенча  Россия  чемпионаты  барышы, “Ак Барс” командасының анда җиңүе хакында әңгәмә.