Archive by month Май

22 май. «Татарстан дулкынында».

22 май. «Татарстан дулкынында».

Тапшыруыбызның беренче өлешендә шагыйрь Ленар Шәех белән кызыклы әңгәмә көтә. Шулай ук сез аның кайбер шигырьләрен Татарстанның атказанган артисты Резеда Шәрәфиева укуында ишетерсез. Аннан соң  милләт җанлы, туган як тарихын барлап, исем- атамаларны торгызып яшәүче  Бөгелмә районы Карабыш авылы тарихчысы Фазыл Вәлиәхмәт белән әңгәмә ишетерсез.

21 май. “Сердәшханә”.

21 май. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбызда  күбрәк матурлык турында сөйләшербез. Тапшыруыбыз кунагы да күңел халәтен табигать матурлыгына манып, гүзәл әсәрләр тудыручы рәссам- дизайнер Ләйсән Вәлиуллина. Аның белән тапшыруның авторы Дания Гайнетдинова сөйләшә.

21 май. “Татарстан дулкынында”.

21 май. “Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынында “ тапшыруының бүгенге чыгарылышы Татарстан язучылар берлегенең Тукай клубында узган, язучы- прозаик Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән әдәби- музыкаль кичә турында.

21 май. Туры элемтә.

21 май. Туры элемтә.

Халкыбызда  “Чебешләрне көз көне саныйлар”, диләр. Ә чаңгы спортында, киресенчә, нәтиҗәләр яз көне ясала. Узган атнада  чаңгы узышлары һәм  биатлон федерациясе 2017-2018 нче елгы  кышкы сезонга нәтиҗә ясады. Дөньякүләм дәрәҗәдәге ирешкән  уңышлары  турында “Челтәр” компаниясе  ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев  сөйли һәм тапшыруның икенче яртысында […]

21 май. “Юллар чатында”.

21 май. “Юллар чатында”.

Бу көннәрдә, төгәлрәге, 14 майдан 3 июньгә кадәр, Татарстанда «Игътибар – балалар!» чарасы үткәрелә. Ул балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатын күздә тота. Форд Солерс  компаниясе, «Куркынычсыз хәрәкәт» эксперт үзәге белән берлектә, махсус хезмәтләрнең машина йөртүчеләре өчен яңа проект эшләтеп җибәрде. Белгечләр Татарстанның «ашыгыч ярдәм» машиналары йөртүчеләре өчен махсус тренинглар үткәрде. Сезгә имин юллар телибез!