Archive by day Май 7, 2018

7 май. “Сердәшханә”.

7 май. “Сердәшханә”.

Казанның 20 татар гимназиясендә  балалар әдәбиятының күренекле вәкиле, Бөек Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алишның  110 еллыгы уңаеннан  “Алиш эзләреннән” дигән бишенче төбәкара фәнни- гамәли конференция узды. Анда мәктәп укучылары үзләренең эзләнү  һәм иҗади  эшләре белән катнаштылар. Бүгенге тапшыруда без шигъри сүзгә битараф булмаган дусларыбыз һәм аларның укытучылары белән очрашырбыз.

7 май. «Татарстан дулкынында».

7 май. «Татарстан дулкынында».

7 май көнне бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел. Шул уңайдан бүген без узган гасырның 80 нче еллар ахырында Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов тарафыннан әзепрләнгән тапшыруны кабатлап тыңлыйбыз. Ул Рәшит Ваһаповның иҗатына һәм шәхесенә багышлап әзерләгән.

7 май. «Яңа көн».

7 май. «Яңа көн».

Авыл хуҗалыгы, аның җитештерү тармагы  хакында сүз башлаганда, без һәрчак проблемаларны искә алабыз, чөнки бу тармак бер генә елны да алардан чын мәгънәсендә азат була алмый. Быел да әнә барысына да ныклы әзерлек чаралары күрелде дигәндә дә, Аллаһы Тәгалә табигатьне шундый иттереп китерде ки, без хәзер язгы кыр эшләре буенча  ике атнага якын вакыт соңарып […]

7 май.  “Юллар чатында”.

7 май. “Юллар чатында”.

Апрель ае азагы ЮХИДИ инспекторлары катнашында килеп чыккан фаҗига белән  истә калды. 27 апрельгә каршы төндә Казанның “Яшьлек” метро станциясе янында булган авария юл инспекторы Юрий Матренинның гомерен өзә. Казан ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре, башкаланың  Ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү  станциясе хезмәткәрләре белән берлектә, “Юл бир” исеме астында чираттагы кисәтү рейдын үткәрде. Казанда Татарстан  ДОСААФ оешмасы Бөек […]

7 май.  “Нефть чыккан якларда”.

7 май. “Нефть чыккан якларда”.

Татарстан радиосының республикабыз нефть сәнәгате үсеш тарихында да аерым бер урыны бар. Чираттагы сәхифәдә шул хакта сөйләнелә, Лениногорск районыннан Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гобәйдулла ага Хәсәншин истәлекләре белән уртаклаша.

7 май. “Музыкаль мизгелләр”.

7 май. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүген Россиядә Радио көнен билгеләп үтәләр. Менә инде  ничә еллар дәвамында Татарстан радиосы һәр көн үзенең тыңлаучыларын сөендереп килә. Шул уңайдан радио һәм, гомумән, мәгълүмат чаралары тармагында хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез һәм сезне радиобызда төрле елларда эшләгән шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлардан концерт тыңларга чакырабыз.