Archive by day Май 8, 2018

8 май. Концертлар.

8 май. Концертлар.

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә багышлана. Ренат Харис шигырьләренә язылган җырлар. Татарстанның халык  шагыйре, республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Ренат Харис шигырьләренә иҗат ителгән  җырлардан һәм романслардан төзелгән концерт.

8 май.  “Татарстан дулкынында”.

8 май. “Татарстан дулкынында”.

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, яу кырыннан кайта алмаганнар рухы һәм толлар алдында баш иеп, бүгенге тапшыруыбызда сугыш чоры балалары кичергән газаплы тормыш һәм аларның эчке кичерешләре турында Дания Гайнетдинова иҗат иткән “Тальян моңы” яки “Сукачы малайлар” дигән хикәя тәкьдим итәбез. Аны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты   Әзһәр Шакир укый.

8 май. “Пар канатлар”.

8 май. “Пар канатлар”.

7 нче май -  радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне. 90 еллык тарихы булган Татарстан радиосы коллективы халкыбызның күренекле шәхесләре, фидакарь хезмәте белән Татарстанны  бөтен дөньяга  таныткан егет-кызлары турындагы хатирәләрне кадерләп саклый, алар турындагы мәгълүматны тыңлаучыларга көне-сәгате белән  түкми-чәчми, гадел һәм дөрес иттереп җиткерә. 90 ел эчендә Татарстан радиосында бик күп күренекле язучы һәм шагыйрьләр, җырчы […]