Archive by day Май 13, 2018

13 май.  “Татарстан дулкынында”.

13 май. “Татарстан дулкынында”.

“Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең яңа чыгарылышы тәкъдим ителә. Һәм аның кунагы, хактан да бик тә кызыклы, олы хезмәтле, ихлас күңелле кеше Лотфулла Шәфигуллин булачак. Сез инде беләсез, быел Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирү тарихында бик тә үзенчәлекле бер хәл булды. 60 еллык менә шушы тарихта беренче тапкыр сөекле шагыйребез исемендәге бүләк мәгърифәтчелекнең яңа […]

13 май. “Көмеш кыңгырау”.

13 май. “Көмеш кыңгырау”.

Күңелле мизгелләре белән май бәйрәмнәре дә узып китте. Бу көннәрдә без бәйрәм чараларында булып, рәхәтләнеп күңел ачтык. Быелгы уку елы тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Ә дусларыбыз тырышып уку белән бергә иҗат итәргә дә вакыт таба. Бүгенге тапшыруыбызда  да  иҗатка күбрәк урын бирергә уйладык. Ни турында яза икән соң безнең дусларыбыз, бергәләп тыңлыйк әле.