Archive by day Май 14, 2018

14 май. “Сердәшханә”.

14 май. “Сердәшханә”.

Әле күптән түгел генә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI нчы халыкара олимпиадасы булып узган иде. Олимпиада Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятын үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырылды. Әлеге олимпиадада Гран-прига лаек булган Альмира Хәкимуллина бүген безнең тапшыруыбыз кунагы.

14 май. “Татарстан дулкынында”.

14 май. “Татарстан дулкынында”.

7 май көнне бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел. Шул уңайдан бүген без узган гасырның 80 нче еллар ахырында Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов тарафыннан әзепрләнгән тапшыруны кабатлап тыңлыйбыз. Ул Рәшит Ваһаповның иҗатына һәм шәхесенә багышлап әзерләгән.

14 май. Туры элемтә.

14 май. Туры элемтә.

Республикабыз кырларында  2018 нче ел уңышына  нигез салына. Игенчеләребез май бәйрәмнәрендә, Җиңү көнендә, шулай ук  шимбә һәм якшәмбедә дә  көнне-төнгә ялгап, эшне кызу темплар белән алып баралар. Болар хакында туры  эфирда  Татарстан республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

16 май. “Юллар чатында”.

16 май. “Юллар чатында”.

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе  Ленар Габдерахманов республиканың мотоҗәмәгатьчелеге  вәкилләренә полиция вәкаләтләрен башкара ала торган махсус отрядлар төзергә тәкъдим итте. Горький тимер юлларының Казан бүлеге балаларның тимер юл транспортында җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан айлык башлады. Россиядә автомобильләргә техник карау үткәрү  процедурасы үзгәрде. Махсус хезмәтләрнең машина йөртүчеләре өчен яңа проект эшли башлый.