Archive by day Май 16, 2018

16 май. «Татарстан дуклынында».

16 май. «Татарстан дуклынында».

Бүгенге көндә милләтебезгә хезмәт итүче яшь композиторлар аз дип әйтергә яратабыз. Әмма, сирәк булса да, музыка белән ныклап шөгыльләнгән, милләтебезне үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә таныткан яшь иҗатчылар бар. Композитор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының “Театр һәм музыка” бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, М.Җәлил премиясе лауреаты – Эльмира Галимова да шушы […]

16 мая. “Яшьлек аланы”.

16 мая. “Яшьлек аланы”.

Бүгенге программабызда татар яшьләре дөньясы хәбәрләре белән танышырбыз һәм милли җанлы яшь гаилә — Азат һәм Эльза Миргаязовларда кунакта булырбыз. Дөресрәге, алар оештырган «Ябалак» дип аталган татар балалар үзәгендә, чөнки яшь парны бары тик шунда гына очратып була. Шулай ук матур җырлар, файдалы киңәшләр — болар барысы да «Яшьлек аланы» тапшыруында. Тыңламый калма!     […]

16 май. “Старт”.

16 май. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире Атлас  Гафиятов белән футбол буенча Россиядә  һәм аерым  уеннары Казанда узасы дөнья чемпионаты хакында әңгәмә.

16 май,   туры элемтә.

16 май, туры элемтә.

18 нче май – Халыкара музейлар көне. Соңгы елларда республикабызда  гамәлдәге музейлар челтәре киңәйтелде,  яңалары барлыкка килде, берничә объект  ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Шулар нигезендә  туристлар агымы да  артты, яңа маршрутлар барлыкка килде. Болар хакында  музей өлкәсендә күренекле галим, профессор, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев  туры эфирда сөйләячәк һәм тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.  

16 май. “Музыкаль мизгелләр”.

16 май. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүген  бөтен  мөселман  дөньясы  изге  Рамазан Шәриф аена  керде. Хөрмәтле  радиотыңлаучылар! Шушы  олуг бәйрәм белән ихлас котлап, без сезнең игътибарга “Изге  Рамазан ае  белән!”  дигән  музыкаль  программа  тәкъдим  итәбез. Анда  халкыбызның  борынгы рухи  мирасы үрнәкләре бәетләр һәм  мөнәҗәтләр яңгырый.

16 май. “Нефть чыккан якларда”.

16 май. “Нефть чыккан якларда”.

Тапшыру  танылган нефть — газ чыгару мастеры, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган нефтьчесе, Лениногорск шәһәренең мактаулы гражданины булган Әнәс ага Галиевның якты истәлегенә багышлана.