Archive by day Май 20, 2018

20 май.  “Тел күрке – сүз”.

20 май. “Тел күрке – сүз”.

Мөгаллимебез – филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән чыгышларын дәвам иттерә. “Тел күрке — сүз” тапшыруының “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә без атаклы тел галиме Хуҗи Мәхмүтовның “Сәяхәтче сүзләр” дигән мәкаләсенең дәвамын тыңларбыз. 1980 еллар ахырында язып алынган бу мәкаләне күренекле сүз остасы Айрат Арыслан тапшырубыз өчен укыган булган.

20 май.  “Көмеш кыңгырау”.

20 май. “Көмеш кыңгырау”.

Бу көннәрдә “Бәхетле балачак” халык биюләре ансамбле 1 июнь –балаларны халыкара яклау көнендә  узачак бәйрәм концертына әзерләнә.Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Ишкузина җитәкчелегендә эшләп килүче  коллектив әле күптән түгел генә  Төркиядә халыкара балалар фестивалендә булып милли биюләребез белән чыгышлар ясап кайтты. Тапшыруда алар әлеге сәяхәтләре турында сөйли.