Archive by day Май 23, 2018

23 май.  “Яшьлек аланы”.

23 май. “Яшьлек аланы”.

Безнең бүгенге программада: 1. Яшьләр дөньясыннан яңалыкларга күзәтү. 2. “Язның бер көне – ил туйдыра”. Республикабыз кырларында быелгы уңышның ныклы нигезен кору дәвам итә. Дөрес, Республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, язгы сабан ашлыкларын чәчү Сарман, Зәй, Әтнә, Мамадыш, Нурлат һәм башка бик күп районнарда инде тәмамланган. Бөгелмә районында чәчү акрын темплар белән бара. Быелгы язгы […]

23 май. «Татарстан дулкынында».

23 май. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруыбызны мәдәният дөньясындагы яңалыклар белән башлап китәрбез. Соңрак сезне Халыкара музейлар көне уңаеннан Казан Милли мәдәният үзәге музей комплексы оештырган үзенчәлекле бәйрәм чарасы белән танышырга чакырабыз. Ә тапшыруыбызның икенче өлешендә “Казансаммит 2018” халыкара икътисад саммиты кысаларында узган Халыкара мөселман киемнәре фестивале турында сөйләрбез.            

23 май. “Росреестр”  күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә.

23 май. “Росреестр” күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә.

Яз җитү белән  күпчелек кеше  үз бакчаларына ашыга. Тик җир мөнәсәбәтләре  күршеләр арасында еш кына бәхәсләр тудыра. Мондый очракта  гражданнарга нәрсә эшләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? “Росреестр”ның Татарстан   идарәсе хезмәткәре  Гадилә Хаҗиева  шушы мәсьәләгә ачыклык кертә.  

23 май. Туры элемтә.

23 май. Туры элемтә.

Республикабызда  бәрәңге утырту вакыты җитте. Быелгы һава шартларында  нинди сортлар мул уңыш бирергә сәләтле? Аларны каян алырга, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы ничек көрәшергә – болар хакында  туры эфирда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бүлек җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

23 май.  “Нефть чыккан якларда”.

23 май. “Нефть чыккан якларда”.

Татарстан нефть ятмаларын эшкәртә башлауның  75, дөньяда иң зурларның берсе булган Ромашкино нефть чыганагы ачылуның  70 еллыгына. Татарстанның атказанган нефтьчесе, Россия нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган нефтьчесе, Халыклар дуслыгы ордены иясе Әлмәт шәһәрендә яшәүче Әхтәм ага Фәсхетдинов белән әңгәмә.