Archive by day Май 24, 2018

24 май. «Татарстан дулкынында».

24 май. «Татарстан дулкынында».

Бүген без сезнең белән Биектау районы Шәпше авылына юл тотарбыз. Күптән түгел биредә “Иске Казан түгәрәк уены” исемле татар фольклорының республика фестиваль-конкурсы узды. Һәм бүген сезне дә шушы халык сәнгате бәйрәменә чакырабыз.     фото http://www.tatar-inform.ru/

24 май.  “Музыкаль мизгелләр”.

24 май. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүген республикабыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Яз! Cирин, ландыш, ләлә чәчәкләре исе. Ак алъяпкыч, купшы чәч тасмалары. Болар барысы да соңгы кыңгырау чыңын искә төшерә. Сыйныфташлар, яраткан укытучылар белән саубуллашу, таң каршылаулар. Болар кемнең генә йөрәгенә үтеп кермәгән дә, кемнең генә күңел кылларын тибрәтмәгән. Ничә еллар үтсә дә, чыгарылыш кичәсе һәркайсыбызның хәтерендә. Мәктәп белән […]