Archive by day Май 30, 2018

30 май.  “Яшьлек аланы”.

30 май. “Яшьлек аланы”.

- Бүгенге программабызда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укучы студентлар катнаша. - Бик тиздән Казан Россиянең футбол башкаласына әвереләчәк. Россиядә 14 нче июньнән 15 июленә кадәр футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Казан 6 матчны кабул итәчәк. Алар июньнең 16 сыннан 30 ына кадәр Казан – Арена футбол стадионында үтәчәк. Ул ФИФАның иң катгый таләпләренә […]

30 май.  «Татарстан дулкынында».

30 май. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруыбызны мәдәният дөньясындагы яңалыклар белән башлап җибәрербез. Соңрак, 13 майда Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгендә булып узган һәм сәнгать вәкиләре арасында берникадәр шау-шу кузгаткан «Шамаил» спектакле  хакында сөйләрбез. Ә бу көннәрдә Казан театр училищесының өйрәнчек театрында чыгарылыш курс студентларының спектакльләрен тәкъдим итү бара. Бик тиздән алар диплом алып республикабызның төрле театрларына юл тотачак. Дүшәмбе көнне […]

30 май. “Старт”.

30 май. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән  халыкның сәламәтлек нигезе булган физкультура хәрәкәте хакында җентекле әңгәмә. (1 нче тапшыру).  

30 май. Туры элемтә.

30 май. Туры элемтә.

1 июнь – Бөтендөнья сөт көне. Адәм баласы  яхшыга, җиңелгә тиз күнегә. Узган гасыр азагындагы катлаулы вәзгыятьтә авыл халкы  терлек асраудан бизгән иде. Баш санын арттыру ниятеннән, республикабызда терлек асраучы хуҗалыкларга ярдәмнең төрле формалары кулланылды. Сыер асраучыларга чыгымнарны капларга дәүләт ярдәм итте.  Нәтиҗәдә, савым сыерларның баш  саны, бозаулар алу, сөт җитештерү артты. Әмма сөтнең сатып […]

30 май. “Нефть чыккан якларда”.

30 май. “Нефть чыккан якларда”.

Нефть сәнәгатендә  хезмәт юлын 1951 елда ук Азнакайда электрчы булып башлаган Әкрәм ага Маннанов кара алтын ятмаларын үзләштерә башлаган беренче елларның авырлыклары хакында хатирәләре белән уртаклаша.