Archive by month Июнь

30 июнь. «Әдәбиятыбыз сәхифәләре».

30 июнь. «Әдәбиятыбыз сәхифәләре».

Тыңлаучыларыбыз игътибарынва шагыйрь Рәдиф Гаташның шигырьләреннән төзелгән “Европада татар шагыйрьләре” радиокомпозиция тәкъдим ителә. Аны Айрат Арсланов укый. Тапшыруның икенче өлешендә Мөхәммәт Мәһдиевнең “Заратустра шулай әйткән…”  дигән хикәясен Ирек Баһманов укуында ишетерсез.

30 июнь. “Җиде көн”.

30 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Шимбә иртәсен, гадәттәгечә, узып баручы атнаның төп вакыйгаларына күзәтү белән башлыйбыз. Футбол буенча Дөнья Чемпионатының яртысы узып та бара. Уеннар үткәрелә торган шәһәрләр,  зур җаваплылык, югары дәрәҗәдә оешканлык белән халыкара матчларны кабул итә. Бүген Казанда Франция белән Аргентина уйный. Матч кичке сәгать 5тә башлана.

30 июнь.  “Табигать дуслары”.

30 июнь. “Табигать дуслары”.

Июль — җәйнең уртасы,  җәйнең түбәсе, җиләкләр, бал ае. Июнь ахыры июль башында  бер гектар юкәлек кенә  дә  бер тоннага якын бал бирә. Татарстан урманнары юкәгә бай. Гөмбәләр дә өлгереп килә. Бүгенге тапшыруда шулай ук  “Ипи агачы” , без яратып ашый торган Карбыз турында да сөйләрбез.

29 июня. Концертлар.

29 июня. Концертлар.

Фәннур Сафин  шигырьләренә язылган җырлар. Көндезге концерт. Күпсанлы популяр җырлар авторы һәм башкаручы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәким әсәрләреннән төзелгән концерт.

28 июнь.  “Офыклар”.

28 июнь. “Офыклар”.

Республика кыр көннәре уңаеннан Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән авыл хуҗалыгының бүгенгесе һәм киләчәге, аның алдында торган аерым-аерым проблемалар турында  фикер алышу.

29 июнь.  «Татарстан дулкынында».

29 июнь. «Татарстан дулкынында».

12 айга бер килә ул матур бәйрәм – Сабан туйлары! Дөньяның төрле кыйтгаларында милли моңнарыбыз, җырларыбыз яңгыраган, хезмәт һәм дуслык туе әләме күтәрелгән бер вакытта республикабыз театрлары да Сабан туен билгеләп үттеләр. Ел буе театр сәхнәсендә барган көрәш бер көнгә табигатьнең искиткеч матур почмагына – Әтнә районы Каенсар урманына күчте. Без дә үз чиратыбызда әлеге […]