Archive by day Июнь 2, 2018

2 июнь. “Татарстан дулкынында”.

2 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыруда шагыйрь Әнәс Хәсәнов шигырьләреннән төзелгән “Актай сылу” дигән радиокомпозициянең премьерасы тәкъдим ителә. Аннары сез РСФСРның атказанган артисткасы Нәгыймә Таҗдарованың тууына 130 ел тулуга багышланган сәхифә тыңлый аласыз.

2 июнь.  “Җиде көн”.

2 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның төп вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Тапшырубызны  республикабызның чит илләр белән хезмәттәшлек элемтәләрен  киңәйтү  темасыннан башлыйбыз. Алдагы атналарның берсендә Рөстәм Миннеханов  Кытай провинцияләрендә булган иде. Бу дүшәмбедә Республика җитәкчесе Шанхай шәһәрендә булды. Футбол буенча Дөнья Чемпионаты башланырга санаулы көннәр калып бара. Республикабыз  соңгы әзерлек эшләренә […]

2 июнь. “Гөлбакча”.

2 июнь. “Гөлбакча”.

Әле күптән түгел генә Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 40нчы “Тургай” балалар бакчасында шушы районның “Ак калфак” оешмасы  кунакта булып, милли тәрбия турында фикер алышты. Ә менә безнең нәни дусларыбыз чыннан да милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне   белеп, өйрәнеп үсәләр икән. Бүген безне дусларыбыз  “Ел фасыллары”на сәяхәткә алып чыгар. Бергәләп тыңлыйк.