Archive by day Июнь 3, 2018

3 июнь.  “Тел күрке – сүз”.

3 июнь. “Тел күрке – сүз”.

Мөгаллимебез – филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән чыгышларын дәвам иттерә. “Тел күрке — сүз” тапшыруының “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә без атаклы тел галиме Хуҗи Мәхмүтовның “Сәяхәтче сүзләр” дигән мәкаләсенең дәвамын тыңларбыз. 1980 еллар ахырында язып алынган бу мәкаләне радиобызның ул еллардагы баш мөхәррире Рим Кәримов тапшырубыз өчен укыган булган.

3 июнь. “Татарстан дулкынында”.

3 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Кунагыбыз – Рөстәм Зәкуан. Шагыйрь, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Сез инде беләсез, быел “Таттелеком” элемтә компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллинга һәм шушы компаниянең матбугать үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанга Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Алар бу мәртәбәле бүләккә алар мәдәният үсешенә, милли ядкәрләрне […]

3 июнь.  “Көмеш кыңгырау”.

3 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә каникул алдыннан Татарстанның халык  рәссамы Мадияр Хаҗиевның күргәзмәсе ачылган иде. Рәсем сәнгатенә битараф булмаган укучлар өчен Мадияр абыйлары аларга осталык дәресе  үткәрде. Аларның эш барышы белән тапшыруның авторы Дания Гайнетдинова таныштыра. Аннары нәни дустыбыз, 6 яшьлек Азамат Шәмсетдинов белән танышырбыз, аның башкаруында  җыр тыңларбыз.