Archive by day Июнь 4, 2018

4 июнь. “Сердәшханә”.

4 июнь. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруда яшүсмерләрнең  җәйге каникулны ничек уздырулары, ниләр белән шөгыльләнүләре һәм башка кызыклы язмалар белән танышырбыз. Шулай ук сезне чит өлкәләрдән килгән дусларыбыз белән дә очрашу көтә.

4 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

4 июнь. “Татарстан дулкынында”.

 Бүген ихтибарыгызга «Туган җирем- йөрәк җырым» сәхифәсе тәкъдим ителә. Без Буа районына кунакка бардык һәм анда “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” дип исемләнгән 3 нче республика күләм Ринат Харис укуларында катнаштык.                  

4 июнь. Туры элемтә.

4 июнь. Туры элемтә.

5 нче июнь – экологлар көне. Шул уңайдан  Татарстан  экология һәм  табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров туры эфирда  апрель-май айларында  үткәрелгән санитар икеайлык нәтиҗәләре, мохитебезне саклау буенча экологлар алдында торган бурычлар, алдынгы коллективлар,  мохитебезне саклауга  җәмәгатьчелекне җәлеп итүдә куллана торган яңалыклар турында сөйләячәк,  тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

4 июнь.  “Нефть чыккан якларда”.

4 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

Лениногорскида 2 нче социаль — педагогик комплекс оештырган зур бәйрәмгә бөтен шәһәр халкы җыелды. Ул Татарстанда нефть ятмаларын эшкәртә башлауның 75, Ромашкино нефть чыгынагы ачылуның 70 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы.