Archive by day Июнь 6, 2018

6 июнь. “Яшьлек аланы”.

6 июнь. “Яшьлек аланы”.

Аланыбызга керергә әзер торучы бүгенге яшьләр – талантлы, актив, креатив һәм алар Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, өметле актерлары. Инде аларны атап та үтик – болар Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Алмаз Шаһимәрданов һәм Айзил Фазлыев. Алар белән сөйләшүебезнең темасы да үзенчәлекле. Без бүген театрда яшь актерлар тормышы, аларның иҗат итү мизгелләре, сәләтләре, сөенечләре һәм […]

6 июнь. “Татарстан дулкынында”.

6 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Чын күңелдән җаныңны биреп эшләнгән эш кенә йөрәккә үтеп керә диләр. Бигрәк тә иҗат кешесенең көче нәкъ менә – ихласлыкта, дөньяны үзенчә нәфис төсләрдә күрүендә, ә күргәннәрен, садә күңеле аша үткәреп, гәүдәләндерә белүендәдер. Бүгенге тапшыруыбызның герое хакында да кемнән генә сорама, ул эчкерсез, гади, табигый иде, дип искә ала. Әйе, ихлас җырчыны гына халык чын күңелдән кабул […]

6 июнь. Туры элемтә.

6 июнь. Туры элемтә.

Язның соңгы көнендә республикабызда  булган табигый көйсезлекләр  халык хуҗалыгының  бик күп объектларына зыян китерде. Гарасат көчле булуга карамастан,  республикабыз авылларын  электрлаштыру программасы нигезендә,  соңгы елларда  алыштырылган баганалар көчле давылга каршы тора алдылар,  электр бирү  кайбер төбәкләрдә вакытлыча туктатылса да, кимчелекләр тиз арада бетерелде. Туры  эфирда катнашачак “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев соңгы елларда  республикабызда […]

6 июнь. «Юллар чатында».

6 июнь. «Юллар чатында».

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне булгангадыр, узган атнада балаларга аеруча зур игътибар булды. Шуңа өстәп, календарь буенча җәй җитте, ял итү, каникуллар чоры башланды. Бу вакытта  балаларның иминлек мәсьәләләре дә актуальләшә. Чөнки кечкенәләр,  мәктәптән бушаган чорда, көннәрен үзләренчә, иркенрәк режимда үткәрергә омтылалар. Нәтиҗәдә, аларга янаган куркынычлар да арта. Бу көннәрдә балаларның юлдагы иминлегенә […]