Archive by day Июнь 13, 2018

13 июнь. «Яшьлек аланы».

13 июнь. «Яшьлек аланы».

Бүгенге тапшыруда без яңа буын иҗатчылар турында сөйләшербез. Кемнәр алар һәм ни белән шөгыльләнәләр? Яшьләр иҗатын таныту өчен ниләр эшләргә кирәк һәм ниләр эшләнә? Бу сорауларга җавапны без «Калеб» яшь иҗатчылар җыены һәмсезнең белән берлектә табарга тырышырбыз, чөнки тапшыруыбыз турыдан-туры эфирда барачак.  

13 июнь. «Татарстан дулкынында».

13 июнь. «Татарстан дулкынында».

Соңарды быел җәй, соңарды. Менә шуңа күрә бүгенге көнебезне җылы рәхәт, җиләкле җәй турындагы күңелләргә дәрт бирүче җырлар белән бизисе килә. Шуңа да бүген тыңлаучыларыбызны “Җәйнең аяз матур таңнарында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз.

13 июнь. «Старт».

13 июнь. «Старт».

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән балалар спорты, шушы юнәлештәге белгечләр әзерләү проблемалары, балалар спортын үстерү методикасының нигезләре  һәм шулар ярдәмендә дәүләт программасы булдыру темасына җентекле әңгәмә. (2 нче тапшыру).

13 июнь. «Юллар чатында».

13 июнь. «Юллар чатында».

Бу атнада Футбол буенча Дөнья Чемпионаты башлана. Шул уңайдан чемпионатның 6 матчы узачак башкалабызда транспорт хәрәкәтендә үзгәрешләр булачак. Бүгенге чыгарылышыбызда без бу көннәрдәге чикләүләр һәм юлдагы иминлекне тәэмин итү өлкәсендә күрелә торган чараларга тукталырбыз.