Archive by day Июнь 18, 2018

18 июнь.  “Сердәшханә”.

18 июнь. “Сердәшханә”.

Россиянең 11 шәһәрендә, башкалабыз Казанда да футбол буенча  дөнья чемпионаты матчлары башланды. Бу минутларда  Татарстан Милли китапханәсенең төп бинасы янында Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан  “Китапханә паркта” дигән спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күз алдында тотып зур чара уза. Без дә бүгенге тапшыруыбызда  күбрәк матурлык турында сөйләшербез. Тапшыруыбыз кунагы рәссам- дизайнер Ләйсән Вәлиуллина.

18 июнь. “Яңа көн” .

18 июнь. “Яңа көн” .

Узган җомгада  Мәскәүдә  Россия Дәүләт Думасының  мәгариф һәм фән комитеты утырышы булды. Анда күптән зарыгып  көтелгән мәсьәлә – мәгариф турындагы Законның яңа редакциядәге проекты каралды һәм Дәүләт Думасының иртәгә булачак сессиясендә карауга тәкъдим ителде. Россия Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр комитеты рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты, Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән проектны шәрехләде. […]

18 июнь. Туры элемтә.

18 июнь. Туры элемтә.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән республика кыр көннәренә әзерлек, Россиядә  яңа хөкүмәт формалашканнан соң,  авыл хуҗалыгы  сәясәтенең һәм проблемаларының  куелышы һәм терлекчелек  продуктлары җитештерү, аның сыйфатын арттыру  мәсьәләләре хакында җентекле сөйләшү.