Archive by day Июнь 19, 2018

19 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

19 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Альберт  Хәсәнов иҗатына багышлана. Тапшыру барышында  аның үзе белән дә, иҗатташ дуслары белән дә язучының  иҗатына  берникадәр бәя бирергә омтылырбыз һәм шулай ук аның  кайбер әсәрләрен дә ишетерсез. Тапшыруыбыз ахырында шагыйрә Фирүзә Җамалетдинова шигырьләрен тыңлый аласыз.

19 июнь.  “Пар канатлар”.

19 июнь. “Пар канатлар”.

Бу атнада  Хәтер көне билгеләп үтелә: 22 нче  июнь -  Бөек Ватан сугышы башланган көн.  Шул уңайдан  тапшыруда  Бөек Ватан сугышы инвалиды, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, сугышчан медальләр кавалеры, Әтнә районының “Искра” хуҗалыгын 49 ел дәвамында җитәкләгән Фәйзи Галиев һәм  балачагы михнәтле  сугыш  чорына туры килгән композитор, хатыны Румия ханым белән  кавышуларына шушы көннәрдә […]