Archive by day Июнь 20, 2018

20 июнь.   «Яшьлек аланы»

20 июнь. «Яшьлек аланы»

«Яшьлек аланы» тапшыруының бу чыгарылышында яшьләр дөньясындагы кайбер вакыйгаларга күзәтү һәм кызыклы очрашулар көтә. Студиябезнең бүгенге кунаклары Рихард Вагнер исемендәге халыкара премия лауреаты Муса һәм яшь музыкант Гайсә Маликовлар.

20 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

20 июнь. “Татарстан дулкынында”.

  Бүгенге тапшыруыбызны мәдәният дөньясындагы яңалыклар белән башлап китәрбез. Соңрак сезне яшь талантларыбыз композитор һәм музыкант Ильяс Камалов һәм җырчы Сөмбел Ситдикова белән әңгәмә тыңларга чакырабыз.      

20 июнь.  “Старт”.

20 июнь. “Старт”.

  Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән балалар спорты, шушы юнәлештәге белгечләр әзерләү проблемалары, балалар спортын үстерү методикасының нигезләре  һәм шулар ярдәмендә дәүләт программасы булдыру темасына җентекле әңгәмә.

20 июнь.  “Юллар чатында”.

20 июнь. “Юллар чатында”.

Футбол буенча Дөнья Чемпионатына бәйле рәвештә, башкалада транспорт хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә. Бүгенге тапшыруыбызда  без алар турында тагын бер кат исегезгә төшерербез. Аерым алганда, Чемпионат уздыру көннәрендә транспорт хәрәкәте чикләнә. Беренче чиратта, чикләүләр 5 тонна авырлыктан арткан йөк машиналарына, зур күләмле, авыр йөкләр ташучы, заказлы кеше ташу белән шөгыльләнүче автобусларга кагыла.

20 июнь, 7.10 – туры элемтә.

20 июнь, 7.10 – туры элемтә.

Быел укучыларның җәйге  ялы футбол буенча дөнья чемпионатын күздә тотып, үзенчәлекле итеп оештырыла. Балалар нинди чараларда катнашалар? Шәһәр яны һәм  мәктәп яны  лагерьларына  күпме укучы җәлеп ителгән? Аларны тукландыру,  мәдәни чаралар ничек оештырыла? Болар хакында  туры эфирда  Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләячәк.