Archive by day Июнь 23, 2018

23 июнь.  “Җиде көн”.

23 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүгенге тапшыруыбызны Футбол буенча Дөнья Чемпионаты көндәлегеннән башлап җибәрәбез. Чөнки бу көннәрдә республикабыз гына түгел, бөтен Россия әлеге халыкара чарага бәйле вакыйгалар эчендә кайный. Уеннар үткәрелә торган шәһәрләр,  зур җаваплылык һәм киеренкелек хисләре белән булса да, югары дәрәҗәдә оешканлык белән халыкара матчларны кабул итә. Илебезнең җыелма командасы да әлегә сынатмый. Бүген башкалабыз Казан […]

23 июнь.  “Гөлбакча”.

23 июнь. “Гөлбакча”.

Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы  Казан шәһәре балалар бакчасына йөрүче малайлар арасында   “Татар малае – 2018” конкурсының йомгаклау турын уздырган иде. Анда  Казан шәһәре районнарында җиңү яулаган 6 малай көч сынашты.  Бүгенге тапшыруда без әлеге конкурстан кыскартылган язма тәкъдим итәбез.

23 июнь.  “Сөлгем уртасында – Җир шары”.

23 июнь. “Сөлгем уртасында – Җир шары”.

Бүген – Казанда Сабан туе! Тыңлаучыларыбызны котлап, Татарстан радиосы шушы көнгә бәйрәм тапшырулары әзерләде. Хәзер игътибарыгызга шуларның иң беренчесен тәкъдим итәбез һәм сезне “Сөлгем уртасында – Җир шары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Ул прозаик һәм шагыйрь Әхәт Гаффарның Сабан туена багышлап язылган шигырьләреннән әзерләнде. Шигырьләрне Галиәсгар Камал иесемндәге татар дәүләт академия театры артисты […]