Archive by day Июнь 24, 2018

25 июнь.Туры элемтә.

25 июнь.Туры элемтә.

Республикабыз авылларында  Татарстан  кулланучылар җәмгыятеннән тыш,  авыл хуҗалыгы кооперативлары оештырыла. Шул уңайдан  Татарстан  Дәүләт Советы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында  зона киңәшмәләре үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре турында туры эфирда  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләячәк һәм  тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

24 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

24 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Игътибарыгызга “Туган җирем – йөрәк җырым” сәхифәсе тәкъдим ителә. Туган җрләрен зурлап, туган авылларын тернәкләндерергә тырышып яшәүче кешеләр турындагы сәхифә. Һәм без бүген Биектау районының данлыклы Кече Битаман дигән авылы егетләре белән очрашырбыз. Гади генә кешеләр түгел, китап каһарманнары! Аңлатып әйтик: шушы авылда-туып үскән егет, шагыйрь, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан “Без […]

24 июнь.  “Көмеш кыңгырау”.

24 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

Җәйге каникулның иң күңелле, шау-гөр килгән  чагы. Күпләрегез табигать кочагында ял итеп, балык тотып, кояш нурларында кызынып, Сабан туенда күңел ачып өлгерде инде. Бу көннәрдә барыбыз да футбол буенча дөнья чемпионаты барышын күзәтәбез. Бүген “Казан-Арена” футбол стадионында Польша белән Колумбия командалары көч сынаша. Шулар һәм башка чаралар турында бүгенге тапшыруда сөйләшербез.