Archive by day Июнь 26, 2018

26 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

26 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Милли китапханәсендә мәшһүр татар мәгърифәтчесенә багышлан, “Шәхесләребез” сериясеннән “Җыен “ фонды нәшер иткән “Каюм Насыйри” дигән китапны тәкъдир итү кичәсе булып үтте. Бүгенге тапшыруда сез әлеге чарадан кыскартылган язма тыңлый аласыз. Тапшыруыбыз ахырында күренекле  артист Айрат Арслан язмасында Каюм Насыйри  мирасыннан аерым үрнәкләр тәкъдим итәбез.

26 июнь. “Депутат каналы”.

26 июнь. “Депутат каналы”.

5 нче чакырылыш  Татарстан республикасы  Дәүләт Советының 39 нчы утырышында Татарстан республикасы Дәүләт Советының экология,   табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм  азык-төлек сәясәте  комитеты рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Галимҗан улы Һадиев комитет эшчәнлеге турында хисап тотты, алга куелган бурычлар турында сөйләде. Депутатларның җәйге каникулы вакытында тагын нинди мөһим эшләр башкарылачак?  Студия кунагы  шулар хакында сөйләячәк, […]