Archive by day Июнь 30, 2018

30 июнь. «Әдәбиятыбыз сәхифәләре».

30 июнь. «Әдәбиятыбыз сәхифәләре».

Тыңлаучыларыбыз игътибарынва шагыйрь Рәдиф Гаташның шигырьләреннән төзелгән “Европада татар шагыйрьләре” радиокомпозиция тәкъдим ителә. Аны Айрат Арсланов укый. Тапшыруның икенче өлешендә Мөхәммәт Мәһдиевнең “Заратустра шулай әйткән…”  дигән хикәясен Ирек Баһманов укуында ишетерсез.

30 июнь. “Җиде көн”.

30 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Шимбә иртәсен, гадәттәгечә, узып баручы атнаның төп вакыйгаларына күзәтү белән башлыйбыз. Футбол буенча Дөнья Чемпионатының яртысы узып та бара. Уеннар үткәрелә торган шәһәрләр,  зур җаваплылык, югары дәрәҗәдә оешканлык белән халыкара матчларны кабул итә. Бүген Казанда Франция белән Аргентина уйный. Матч кичке сәгать 5тә башлана.

30 июнь.  “Табигать дуслары”.

30 июнь. “Табигать дуслары”.

Июль — җәйнең уртасы,  җәйнең түбәсе, җиләкләр, бал ае. Июнь ахыры июль башында  бер гектар юкәлек кенә  дә  бер тоннага якын бал бирә. Татарстан урманнары юкәгә бай. Гөмбәләр дә өлгереп килә. Бүгенге тапшыруда шулай ук  “Ипи агачы” , без яратып ашый торган Карбыз турында да сөйләрбез.