Archive by month Июнь

28 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

28 июнь. “Татарстан дулкынында”.

16-17 гасырларда Италия илендә барлыкка килгән опера жанры  югары сәнгатьнең иң биек ноктасы булып санала. Анда җырлау өчен  зур вокаль осталык, көчле тавыш, матур тембр, артистизм таләп ителә. Узган гасыр башында татарлар өчен чит-ят булып тоелган опера сәнгатендә дә бүген безнең дөньякүләм танылган җырчыларыбыз бар. Җир шарының төрле театр сәхнәләрендә җырлаган Аида Гарифуллина, Альбина Шаһиморатова, […]

27 июнь. “Яшьлек аланы”.

27 июнь. “Яшьлек аланы”.

Яшьлек Аланы тапшыруының бүгенге программасында без Изге Болгар җирлегендә урнашкан халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» Форумында кунакта. сәлкешләр һәм әйдаманнар белән аралашырбыз. Шулай ук дустыбыз Ләйлә Лерон уйлап тапкан искиткеч эксперимент турында сөйләшербез.  

27 июнь. “Татарстан дулкынында”.

27 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Тавыш – табигать бүләге, диләр. Тик сәнгать күгендә җемелдәрлек чын йолдыз булыйм дисәң, Ходай биргән сәләтеңне үстерә белү дә кирәк. Чөнки сизгер һәм зәвыкълы тамашачы иртәме соңмы йолдызларның кайсы чын кайсы ясалма икәнен аерып алачак. Ни гаҗәп, бүгенге көндә алар бармак белән генә санарлык. Сәнгатебез күген бизәрдәй чын җырчыларны кем әзерли соң? Әлбәттә, бу өлкәдә […]

27 июнь. “Старт”.

27 июнь. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас  Гафиятов белән футбол буенча дөнья чемпионатының беренче өлешенә  нәтиҗә ясау.

27 июнь.  Туры элемтә.

27 июнь. Туры элемтә.

27 нче июнь – Россиядә яшьләр көне билгеләп үтелә. “Идел” яшьләр үзәге җир шарында сибелеп яшәүче  яшь милләттәшләребезне  туплау,  алар белән берлектә  уртак мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә зур эшләр башкара. Болар хакында “Идел” яшьләр үзәге директоры Алсу Хафиз туры эфирда тәфсилләп сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк, шулай ук  28 нче тапкыр үткәреләчәк  “Татар яшьләре форумы”  […]

27 июнь. “Юллар чатында”.

27 июнь. “Юллар чатында”.

  Татарстанда «Чиста һава» операциясе дәвам итә. ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре, Республика  Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре белән берлектә, автомобильләрдән чыга торган газда куркыныч матдәләр булу дәрәҗәсен тикшерә. Транспорт чаралары эко-стандартларга туры килмәгән йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелә. Бу көннәрдә, юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, республикада «Трактор-прицеп» операциясе уздырыла.

27 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

27 июнь. “Нефть чыккан якларда”.

Бүген илдә Яшьләр көне билгеләп үтелә. «Татнефть» предприятиеләрендә эшләүчеләрнең утыз проценттан артыгын яшьләр тәшкил итә.  »Лениногорскнефть» идарәсенең 7 нче нефть һәм газ чыгару цехы дежур операторы Марат Мирзаәхмәтов белән әңгәмә.

26 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

26 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Милли китапханәсендә мәшһүр татар мәгърифәтчесенә багышлан, “Шәхесләребез” сериясеннән “Җыен “ фонды нәшер иткән “Каюм Насыйри” дигән китапны тәкъдир итү кичәсе булып үтте. Бүгенге тапшыруда сез әлеге чарадан кыскартылган язма тыңлый аласыз. Тапшыруыбыз ахырында күренекле  артист Айрат Арслан язмасында Каюм Насыйри  мирасыннан аерым үрнәкләр тәкъдим итәбез.