Archive by month Июль

31 июль.  “Гаилә бәйрәме” .

31 июль. “Гаилә бәйрәме” .

8 нче июль -  гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне.  Шул уңайдан  республикабыз  шәһәр-районнарында  төрле чаралар үткәрелде.  Ә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе  һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Бөтенроссия татар гаиләсе фонды”  Яңа Чишмә районының Акбүре авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Гаилә бәйрәме” үткәрде.  Тыңлаучыларга Акбүре авылында үткәрелгән  “Пар канатлар” кичәсенең  язмасы тәкъдим ителә.

30 июль.  “Сердәшханә”.

30 июль. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары Казанда  яшь иҗатчыларның республика конкурсыннан әзерләнде.  Каләм тибрәтүче яшь иҗатчыларның үзләре белән танышып, тәүге иҗат җимешләрен бергәләп тыңлыйк.

30 июль. «Татарстан дулкынында».

30 июль. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруыбыз 1нче -5нче август көннәрендә узачак 8 нче Бөтендөнья татар яшьлəре форумына багышланган. Күптән түгел генә,форумның быелгы эшчәнлеге турында, матбугат- конференциясе булып узды. Шушы конференциядән безнең репортаж.

30 июль. Туры элемтә.

30 июль. Туры элемтә.

Республикабыз игенчеләре уракка төштеләр. Кырга беренчеләрдән булып Зәй районы игенчеләре чыкты һәм бөртеклеләрнең гектарыннан  41 центнердан күбрәк уңыш суктыра. Башка районнарда да  уңыш мул күренә.  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстры урынбасары Илдус Габдрахманов  туры эфирда  уракның барышы, быелгы үзенчәлекләр,  эшне  яхшы оештырган районнар, хезмәт шартлары, техника әзерлеге һәм башка  мәсьәләләр турында сөйләячәк, тыңлаучыларны кызыксындырган […]

30 июль.  “Нефть чыккан якларда”.

30 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Нефть предприятиеләрендәге меңнәрчә энергетиклар нефть — газ табу һәм эшкәртү кебек мөһим тармакларның өзлексез нәтиҗәле эшен тәэмин итүдә хәлиткеч урыннарның берсен тоталар. Лениногорск районыннан хезмәт ветераны, «Татнефть»нең мактаулы нефтьчесе, 40 елдан артык нефть объектларында электрчы, энергетика җиһазлары мастеры булып эшләгән  Әзһәр Галиев белән әңгәмә.