Archive by day Июль 1, 2018

1 июль.  “Тел күрке – сүз”.

1 июль. “Тел күрке – сүз”.

Филолгия фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән теманы дәвам иттерә, аннары “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә 1980 нче елларда күренекле тел галиме Хуҗи Мәхмүтов тарафыннан әзерләнгән “Сәяхәтче сүзләр” дигән язманың дәвамын тыңларбыз.

1 июль. “Татарстан дулкынында”.

1 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруның темасына бер шигырь сәбәпче булды. Тузга язган сүзләр генә калыр, дөрес сүзләр калыр безнең хакта, - дип язган иде Мөдәррис Әгъләм.  Шушы шигырь искә төште дә, сискәндерде. Чыннан  да, адәм баласы бу якты дөньяда яшәгән чагында фанилек тузаннары арасында йөреп, төрле төсләргә, төрле килбәтләргә керә, аның турында төрле сүзләр йөри. Ә инде ул […]

1 июль. “Көмеш кыңгырау”.

1 июль. “Көмеш кыңгырау”.

Җәйге каникулыбыз дәвам итә.  Июнь ае бигрәк тә футбол буенча дөнья  чемпионаты белән истә калды. Бу көннәрдә дә без аның барышын күзәтеп барабыз.  Июльдә финалның беренче баскычы финаллары дәвам итә. Ә дусларыбыз җәйге ялны файдалы һәм истә калырлык итеп уздырырга тырыша. Шулар һәм башкалар турында  тапшыру барышында ишетә аласыз.