Archive by day Июль 2, 2018

2 июль. “Сердәшханә”.

2 июль. “Сердәшханә”.

Бу көннәрдә Казаныбыз урамнарында  кемнәрне генә очратмыйсың да, нинди генә телләрдә аралашмыйсың. Футбол буенча  дөнья чемпионаты уенчылары, җанатарлар һәм әлбәттә, волонтерларыбыз көне- төне хәрәкәттә. Без дә бүгенге тапшыруыбызда  чит ил кунакларын озата йөрүче волонтерлар белән аралашып, бу вазыйфаның ни кадәр җаваплы булуы турында да сөйләшербез.

2 июль.  “Нефть чыккан якларда”.

2 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Азнакай районында  Ык буе төбәкләрендә яшәүчеләрнең  Бөтенроссия зона Сабан туйларын үткәрү матур гадәткә әйләнде.  Быел икенче тапкыр үткәрелгән бәйрәмдә  Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче  татарлар гына түгел,  башка милләт вәкилләре дә  бик теләп катнаштылар һәм  Сабан туе гөрләп узды.  Тапшыруда  шушы бәйрәмнән репортаж яңгырый. Сәхифәнең икенче өлеше Азнакай районы ветераннар Советы  эшчәнлегенә багышлана

2 июль. «Актуаль интервью».

2 июль. «Актуаль интервью».

Хәзер бөтен эш интернетка барып тоташа. Моңа кадәр аннан башка ничек яшәгәнбездер, кем белгән. Кайсы гына оешма ишеген какма,  чират торасыгыз килмәсә, электрон хезмәтләрдән файдаланырга була, дигән сүзләрне  ишетергә туры килә. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР идарәсе дә (Росреестр)  халыкка уңайлы булсын өчен кайбер хезмәтләрне электрон формада рәсмиләштерә башлады. Идарәдә әйтүләренчә, бу […]