Archive by day Июль 4, 2018

4 июль. “Яшьлек аланы”.

4 июль. “Яшьлек аланы”.

Бугенге тапшыруда Кукмара районы Вахит авылында яшәүче Шафигуллиннар гаиләсе белән таныштырырбыз. Авыл тормышы турында сөйләшербез. . Яшь гаилә әти-әниләре белән бергәләп матур тормыш кичерә, һәм моның серләрен радиотыңлаучыларга да сөйли.

4 июль. Туры элемтә.

4 июль. Туры элемтә.

8 нче июльдә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне” билгеләп үтелә. Быел ул  Россиядә унынчы тапкыр  — ил күләмендә 2008 нче елда Гаилә елы игълан ителгәннән соң үткәрелә. Бу юлы  туры эфирда яңгыраячак тапшыру  яшь гаиләләр  проблемаларына багышлана һәм анда соңгы елларда кавышкан яшьләр катнаша.

4 июль.  “Старт”.

4 июль. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас  Гафиятов белән  футбол буенча дөнья чемпионаты, анда  Россия җыелма командасының испанлылар белән  уены  хакында җентекле фикер алышу.

4 июль. “Юллар чатында”.

4 июль. “Юллар чатында”.

Бүгенге тапшырубызны хөрмәтле ЮХИДИ хезмәткәрләре исеменә котлау сүзләре белән башлап җибәрәсе килә. 3нче июль көнне, алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. СССРның Дәүләт автоиспекциясе 1936 елның 3 июлендә оешкан. Бүгенге көндә әлеге структураның  роле бәяләп бетергесез. Ел саен транспорт саны арта, юл хәрәкәте интенсивлаша. Бу вәзгыятьтә инспекторларның хезмәте авыр да, әһәмиятле дә, мактаулы да.

4 июль. “Нефть чыккан якларда”.

4 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Әлмәт шәһәренең үзәгендә Татарстанда 2нче миллиард тонна кара алтын чыгарылу чорында беренче нефтьчеләр хөрмәтенә ачылган һәйкәлнең төзелү тарихы кызыклы. Нефть сәнәгате ветераны Шәһит ага Таипов шул хакта сөйли.