Archive by day Июль 11, 2018

11 июль.  “Яшьлек аланы”.

11 июль. “Яшьлек аланы”.

«Яшьлек Аланы» тапшыруының бүгенге чыгарылышында без сезне искиткеч талантлы кыз — Динәрә Гыйльфанова белән таныштырырбыз. Ул төрле уен коралларында уйный, җырлый, бии, ә төп һөнәре — чит телләрне үзләштерә. Моның серләрен безгә дә чиште, тапшыруны бергәләп тыңлыйк.

11 июль. “Татарстан дулкынында”.

11 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге көндә милләтебезгә хезмәт итүче яшь композиторлар аз дип әйтергә яратабыз. Әмма, сирәк булса да, музыка белән ныклап шөгыльләнгән, милләтебезне үзебездә генә түгел, чит илләрдә дә таныткан яшь иҗатчылар бар. Композитор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының “Театр һәм музыка” бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, М.Җәлил премиясе лауреаты – Эльмира Галимовада шушы “сирәкләр” исемлегендәге затларыбызның […]

11 июль. “Старт”.

11 июль. “Старт”.

Туризм буенча Россия чемпионы,  Идел буе  физкультура, спорт һәм туризм  академиясе доценты Равил Нәбиуллин белән  сәяхәтләрдә, турпоходларда, гомумән, ял иткәндә дә, тормыш мәшәкатьләре белән йөргәндә дә иминлекләрен тәэмин итү принциплары  хакында әңгәмә.

11 июль.  Туры элемтә.

11 июль. Туры элемтә.

Быелгы җәйнең катлаулы килүе, аномаль эсселек кеше организмына тискәре йогынты ясый. Бигрәк тә  йөрәк-кан тамыры авырулы кешеләргә  эссе һаваны кичерү авыр. Артык эссе көннәрнең  бер өстенлеге бар – тәмәке тартучылар һәм эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр мондый көннәрдә бу начар гадәтләреннән  җиңелрәк котылырга мөмкин.  Төбәкара медицина-диагностика үзәгенең неврология  бүлеге мөдире  Марат Сәйхунов  туры эфирда  тыңлаучыларга  табиб киңәшләрен […]

11 июль. “Юллар чатында”.

11 июль. “Юллар чатында”.

Казан футбол буенча дөнья чемпионатының үзендә булырга тиешле соңгы уенын кабул итте. Халыкара чараны үткәрү башкалабызның юл челтәре, социаль инфраструктура һәм җәмәгать киңлекләре үсешенә көчле этәргеч булды. Узган дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев башкалада юллар торышында булган уңай якка үзгәрешләр турында сөйләде.