Archive by day Июль 15, 2018

15 июль. “Тел күрке — сүз”.

15 июль. “Тел күрке — сүз”.

Туган телебезне сөюче, аның сафлыгын сакларга омтылучы тыңлаучыларга адресланган бу тапшыруда филология фәннәре докторы Илдар Низамов “Тел һәм җыр” дип исемләнгән дәресне дәвам иттерә. Аннары без ХХ йөз башы күренекле татар педагогы Фәхрелбанат Сөләйманияның “Гаилә дәресләре” дигән хезмәтеннән яңа бер сәхифә белән танышырбыз.

15 июль. “Татарстан дулкынында”.

15 июль. “Татарстан дулкынында”.

Кичә, 14 июльдә, безнең якташыбыз, күренекле рус шагыйре Гавриил Державинның тууына 275 ел тулды. Бүген исә без менә шушы күренекле яктышыбызның иҗаты һәм шәхесе турында фикер йөртербез. Тапшыруыбызда Россия Федерациясенең 2005 елгы дәүләт премиясе лауреаты, Россия Президенты каршындагы мәдәният советы әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис катнаша.