Archive by day Июль 16, 2018

Хөрмәтле радиотыңлаучылар!

Хөрмәтле радиотыңлаучылар!

Татарстан радиосы – үз вакытында яңгыраган яңалыклар, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын күрсәтү, кызыклы яки гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән очрашулар – республиканың бөтен тормышы – Татарстан радиосы  эфирында. Безнең тапшыруларны сез  республиканың һәр төбәгендә: шәһәрләрдә, район һәм  авылларда ультракыска дулкында тыңлый  аласыз.   95.3 ФМ - Азнакай 103,9 ФМ  - Әлмәт 98,9 ФМ -Әтнә 107,9 ФМ  […]

16 июль. “Сердәшханә”.

16 июль. “Сердәшханә”.

Табигатьтә җәй уртасы.  Җәй  исә, дусларыбызны  матур уйларга, каникулның калган көннәрен дә  күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә  өнди сыман. Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары белән дә без җәйге каникул турында сөйләшербез. Көннәрен ничегерәк  һәм кайларда үткәрәләр икән алар?  Шулар һәм башкалар турында үзләре сөйләвендә ишетик.

16 июль. Туры элемтә.

16 июль. Туры элемтә.

Авыл хуҗалыгында эшнең беткәне юк. Җәйнең  икенче яртысына аяк атладык. Иртәнге тапшыруыбыз темасы  - бүгенге көндә кырлардагывәзгыять, авыл эшчәннәренең хезмәте. Бу турыда телефон элемтәсе аша Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов сөйләде. Тапшыруыбызның икенче өлешендә Россия Герое  Ильяс Дәүдинең Әфган сугышы елларында күрсәткән батырлыгы, яшьләрне  ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча  алып барган  эшчәнлеге турында сүз алып барыла. Язма радио фондыннан әзерләнде.  

16 июль. “Нефть чыккан якларда”.

16 июль. “Нефть чыккан якларда”.

Азнакайдан нефть сәнәгате ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ниһать ага Мозаффаров  беренче нефть скважиналарын бораулаган, тәүге тонна кара алтын алган чорда илнең төрле төбәкләреннән ярдәмгә килгән төрле милләт кешеләре турында сөйли.