Archive by day Июль 17, 2018

17 июль.  “Татарстан дулкынында”.

17 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  каллиграф, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзрахман улы Нәккаш.  Иртәгә Әлмәт каласында аның шәхси күргәзмәсе ачыла. Кылкаләм остасы бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен каршыларга  әзерләнә. Сөйләшүебез дә аның киңкырлы иҗаты турында барыр.   фото https://www.calligraphy-museum.com

17 июль. “Пар канатлар”.

17 июль. “Пар канатлар”.

Халкыбызның  гаилә кору буенча бай тәҗрибәсе — төрле  йолалар, гореф-гадәтләр бар. Әмма  һәр әти-әни  кызы гаиләсеннән аерылган иргә кияүгә чыга башласа, ризасызлык белдерә. Заман җилләре җәмгыятьнең кечкенә күзәнәге булган гаилә мәсьәләсенә нинди үзгәрешләр кертә? Өч бала анасы, популяр эстрада җырчысы, төрле конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева туры эфирда шулар хакында фикер йөртәчәк.