Archive by day Июль 18, 2018

18 июль. “Яшьлек аланы”.

18 июль. “Яшьлек аланы”.

Җәй җәйлеген итә! Кояш кыздыра… беләм, сез дә бу көннәрне бушка үткәрмисездер. Ял итәргә, яңа җирләр ачарга, сәяхәт итәргә өлгердегезме әле дуслар? Ә менә студиябезнең бүгенге кунагы – Рөстәм Шәйхиев инде шушы кыска гына вакыт эчендә 5 илдә булырга өлгергән. Ул автостоп рәвеше белән Казаннан Урта диңгез ярына кадәр барып җиткән. Инде бу мавыктыргыч сәяхәтнең […]

18 июль. «Татарстан дулкынында».

18 июль. «Татарстан дулкынында».

Безнең тормышыбызда вакыйгаларның зурлары да, нәниләре дә булып тора. Ә менә хәзер сезгә беренче карашка нәни генә булып тоелган зур вакыйга турында сөйләрбез. Вакыйга, чыннан да, җитди – “Туган җир – Родной край” дип исемләнгән журналның яңа саны чыгып җитте. Бу татар дөньясында иң яшь басма әлегә. Яшь булса да, беренче саннарынннан ук халыкның игътибарын […]

18 июль.  “Старт”.

18 июль. “Старт”.

Туризм буенча Россия чемпионы,  Идел буе  физкультура, спорт һәм туризм  академиясе доценты Равил Нәбиуллин белән  сәяхәтләрдә, турпоходларда, гомумән, ял иткәндә дә, тормыш мәшәкатьләре белән йөргәндә дә иминлекләрен тәэмин итү принциплары  хакында әңгәмә. ( 2 нче тапшыру).  

18 июль. Туры элемтә.

18 июль. Туры элемтә.

Авыл хуҗалыгында хуҗалык итүнең төрле ысулларын сынап карыйлар.  Соңгы елларда  100 елдан артык тарихы булган кооперациягә өстенлек бирелә башлады. Авыл җирләрендә яшәп, бер үк кәсеп белән шөгыльләнүче  фермерлар, бакчачылык ширкәтләре вәкилләре кооперативларга берләшәләр.  Татарстанда  бу эш  ничек оештырыла, нинди нәтиҗәләр бар? “Милли сәүдә  маркасы”  дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры  Илсур Сафиуллин  шушы һәм тыңлаучылардан килгән […]

18 июль.  “Юллар чатында”.

18 июль. “Юллар чатында”.

Хәзер Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында эвакуацияләнгән автомобильнең кайда икәнлеген белергә мөмкин. 1 июльдән Россиядә транспорт чараларының электрон паспортларын бирә башладылар. Татарстанда «Шәле–Баулы» автомагистрале төзелеше проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Соңгы көннәрдә республикабыз юлларында булган һәлакәтләр турында мәгълүмат. Алар юлда йөрүчеләрне игътибарлырак булырга этәрсен иде!