Archive by day Июль 20, 2018

20 июль. «Татарстан дулкынында».

20 июль. «Татарстан дулкынында».

Гөлсем Исәнгулова… Татар театры сәхнәсенең тере легендасы. Бүгенге тапшыруыбызны без әнә шушы олуг шәхеснең юбилеена багышлап әзерләдек. Дөрес, без анда әллә ни яңалык ачарга җыенмыйбыз. Безнең радио фондында Гөлсем Исәнгулова турында һәм үзе катнашында әзерләнгән бик күп тапшырулар, радиоспектакльләр саклана. Без менә шуларга кабат мөрәҗәгать итәргә булдык.