Archive by day Июль 25, 2018

25 июль.  “Яшьлек аланы”.

25 июль. “Яшьлек аланы”.

Бу көннәрдә татар яшьләре дөньясында зур вакыйга – 28 нче Татар яшьләре көннәре бара. Илебезнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән җыелган татар җанлы яшьләр Идел буенча теплоходта 1 атнага якын сәяхәт итәчәкләр һәм үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар.

25 июль.  “Татарстан дулкынында”.

25 июль. “Татарстан дулкынында”.

Айгөл Әхмәтгалиева татар әдәбиятына шактый ышанычлы адымнар белән килеп керде. Әдәбиятыбызны яңадан-яңа, кызыклы әсәрләре белән баетып, кыска гына вакыт эчендә китап сөючеләрнең күңелен яуларга да өлгерде. “Аның әсәрләрен укый башласаң, җырлап торган сөйләме үзенә тарта. Әдәби телендә Фатих Хөсни аһәңнәре яңгырап китә. Әмма бу – лиро-эпик тел, нәср, шигъри проза теле түгел. Матур әдәби телне […]

25 июль. «Старт».

25 июль. «Старт».

Туризм буенча Россия чемпионы,  Идел буе  физкультура, спорт һәм туризм  академиясе доценты Равил Нәбиуллин белән  сәяхәтләрдә, турпоходларда, гомумән, ял иткәндә дә, тормыш мәшәкатьләре белән йөргәндә дә иминлекләрен тәэмин итү принциплары  хакында әңгәмә. ( 3 нче тапшыру)

25 июль. Туры элемтә.

25 июль. Туры элемтә.

Быел беренче яртыеллыкта  республикабызда  64 меңнән артык  ипотека кредиты теркәлгән. Кредит килешүләренең яртысы Казанда. Ипотека буенча түләү өчен  башкалабызда 29 мең кеше кредит алган. Өлешләп түләүдә  алданучыларга Президент тарафыннан ярдәм  фонды оештырылгач,  килешүләр саны өч тапкырга арткан. Бу һәм торак төзелешендәге башка яңалыкларны туры эфирда  Президент каршындагы  дәүләт торак фонды башкаручы директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин […]

25 июль.  “Юллар чатында”.

25 июль. “Юллар чатында”.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга башлангыч нәтиҗәләр ясалды. Республикада “Автостоп” операциясе кысаларында рейдлар үткәрелә. Бу атнада, 27 июль көнне, Казанда  машина йөртүчеләр арасында  “Автоледи -2018” конкурсы узачак.

25 июль.  “Нефть чыккан якларда”.

25 июль. “Нефть чыккан якларда”.

«Татнефть»тә җитәкчелек һәм профсоюз оешмасы тарафыннан кабул ителгән күмәк килешү коллективта үзара йөкләмәләрне беркеткән төп документ. Аның үтәлеше, һәр елдагыча, ныклы контрольдә тотыла. «Азнакайнефть» идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рафис Хәсәнов белән әңгәмә.