Archive by month Июль

29 июль.“Тел күрке – сүз”.

29 июль.“Тел күрке – сүз”.

Тел -  сөйләшү, аралашу чарасы гына түгел. Ул  халкыбызның  тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын да чагылдыра. Һәр төбәкнең үз диалекты, үзенчәлекләре бар. Бу тапшыруда күренекле галимнәр, язучылар халкыбызны  дөрес  сөйләшү, дөрес язу серләренә өйрәтә.

29 июль.  “Татарстан дулкынында”.

29 июль. “Татарстан дулкынында”.

Бүген безнең тапшыруны тыңлыу үзе бер ял булачак, чөнки аның сәхифәләре бөтен эшләрегезне, мәшәкатьләрегезне читкә куеп тырырга мәҗбүр итәр дип уйлыйбыз. Башта без сезнең игътибарга Уфа каласында яшәп иҗат итүче шагыйрә Фәния Габидуллина шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль бәйләм тәкъдим итәрбез. Аннары “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең яңа бер чыгарылышы булыр. Кунагыбыз […]

29 июль. “Көмеш кыңгырау”.

29 июль. “Көмеш кыңгырау”.

Кояшның безне елмаеп уятканын күреп, көннең матурлыгына сокланып, җиләкле җәйдә рәхәтләнеп ял итәбез. Без дә бүгенге тапшыруыбызны  сезнең җәйге ялыгыз күңелле һәм файдалы үтсен, дип дусларыбыз башкаруындагы җырлар  һәм каникул мизгелләре турындагы  кайбер фикерләре белән үреп алып барырбыз.

29 июль. Мөдәррис Әгъләмов шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция.

29 июль. Мөдәррис Әгъләмов шигырьләреннән әдәби-музыкаль композиция.

Бүген тапшыруларыбызны Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмнең шигырьләреннән төзелгән әдәби композиция белән башлап җибәрәбез. Ул шагыйрьнең  иҗат кичәсендә алынган язмаларга нигезләнеп әзерләнде.