Archive by month Август

31 август.  «Татарстан дулкынында».

31 август. «Татарстан дулкынында».

Бу көннәрдә республикабыз кырларында шат хезмәт җыры гөрли. Без дә шул җыр белән илһамланып игътибарыгызга игенчеләребезгә, хезмәт алдынгыларына һәм авыл хезмәтчәннәренә багышланган “Игенченең маңгай сыры саен игелек” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез.

30 август. “Офыклар”.

30 август. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Республика көне уңаеннан оештырылган әңгәмә. Фикер алышу үз эченә урып-җыю эшләренең барышын, аларны тәэмин итүдәге нечкәлекләрне, быелгы елның  үзенчәлекләрен һәм быелгы тәҗрибәдән чыгып, киләчәккә таба уйлануларны ала.

30 август.  “Яшьләр вакыты”.

30 август. “Яшьләр вакыты”.

Бүгенге тапшыруыбызның кунагы “Татар кызы – 2018” конкурсының республика җиңүчесе, Курск өлкәсендә узган “XII Бөтенрәсәй җәйге авыл уеннары”нда механизаторлар ярышында беренче урынны яулап алып кайтткан Балтач районы Сосна авылы кызы Гүзәл Габдрахманова.