Archive by day Август 1, 2018

1 август. “Яшьлек аланы”.

1 август. “Яшьлек аланы”.

«Яшьлек Аланы» тапшыруының бүгенге чыгарылышында без сезне бик күп конкурсларда җингән яшь шагыйрә Ләйлә Хәбибуллина белән әңгәмә тыңларга чакырабыз. Ләйлә үзенең искиткеч матур шигырьләрен дә бүләк итәр. Бу тапшыру тулысынча шигърияткә багышланган. Яшь шагыйрә үзенең иҗаты белән генә таныштырып калмый, ә мөһим киңәшләрен дә бирә, киләчәккә булган планнарын да сөйли. Тапшыруны бергәләп тыңлыйк.

1 август.  “Татарстан дулкынында”.

1 август. “Татарстан дулкынында”.

“Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын, вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр», – дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Чыннан да халык җырлары, моңнары гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, бабаларыбыз тарафыннан калдырылган […]

1 август.  “Старт”.

1 август. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән  яшь буынның сәламәтлеген  саклау һәм ныгыту, ял вакытларында  аларның иминлеген тәэмин итү проблемаларына багышланган әңгәмә. (1 нче тапшыру).

1 август. Туры элемтә.

1 август. Туры элемтә.

Ил күләмендә хуҗалык итүнең  төрле формалары кулланыла,  соңгы вакытта бигрәк тә кооперацияләр оештыруга зур игътибар бирелә башлады. Ә бу эштә  махсус белем алган, заман шартларын  аңлый белгән  белгечләр кирәк. Казан кооперация институты заман таләпләренә җавап бирерлек белгечләр хәзерләү юнәлешендә нинди эшләр башкара? Гомумән,  кооперация турындагы  закон яңача хуҗалык итүчеләргә нинди өстенлекләр бирә? Казан кооперация институты […]

1 август. “Нефть чыккан якларда”.

1 август. “Нефть чыккан якларда”.

Татарстан нефте юбилейларына. Әлмәт шәһәреннән нефть сәнәгате ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, «Татнефть» компаниясе һәм СССР нефть сәнәгате министрлыгының шәрәфле нефтьчесе Шәһит ага Таипов истәлекләре белән уртаклаша.

1 август.  “Юллар чатында”.

1 август. “Юллар чатында”.

Казанда Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан  рейдлар үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре даими рейсларда һәм заказлы йөрүче муниципаль һәм шәһәрара автобусларны тикшерә. 27 июль көнне Казанда Республикакүләм “Автоледи” конкурсының шәһәр этабы үтте. “Биектау” мотодромында Татарстан ДОСААФы кубогына мотоцикл кроссы узды. Бер-беребезгә игътибарлырак һәм ихтирамлырак булыйк! Имин юллар сезгә!

1 август.  “Музыкаль мизгелләр”.

1 август. “Музыкаль мизгелләр”.

Танылган шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова арабыздан китеп барды. Узган ел гына әдибә юбилеен билгеләп узган иде. Флера Тарханова туган ягында — Чистай районы Яуширмә авылында җирләнәчәк. Бүгенге “Музыкаль мизгелләр” сәхифәсендә Флера Тарханова  иҗат иткән җырлар яңгырый.