Archive by day Август 6, 2018

6 август.  “Сердәшханә”.

6 август. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунаклары белән  без җәйге каникул турында сөйләшербез. Көннәрен ничегрәк  һәм кайларда үткәрәләр икән алар?  Шулар һәм башкалар турында үзләре сөйләвендә ишетербез.

6 август. «Яңа көн».

6 август. «Яңа көн».

Республикабызда уракның кызган чоры. Көннәр җылы торганда игенчеләребез мөмкин кадәр күбрәк ашлыкны суктырып калырга тырышалар. Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов быелгы уракның  барышы, игенчеләр алдында торган бурычлар һәм  тармакны  отышлы  итү юллары турында сөйли.

6 август. “Нефть чыккан якларда”.

6 август. “Нефть чыккан якларда”.

Бу циклда без республикабызның көньяк-көнчыгышында  хезмәт куючы нефтьчеләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Үзхәбәрчебез Ясир Хөснетдинов әзерләгән репортажларда кара алтын табучыларның хезмәт һәм ял шартлары, мәдәният һәм социаль өлкәдәге  яңалыклар чагылыш таба.