Archive by day Август 8, 2018

8 август. “Яшьлек аланы”.

8 август. “Яшьлек аланы”.

Студиябезнең бүгенге кунагы – җыр-музыкага гашыйк егет Илнар Шәрәфетдинов. Ул “Дуслык моңы”, “Татар моңы” кебек бик тә дәрәҗәле халыкара татар җыр конкурслары лауреаты. Безнең студиягә ул ерак юлны якын итеп, Башкортстан Республикасыннан килде.

8 август. “Татарстан дулкынында”.

8 август. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге эфирыбызның кунагы – Татарстанның атказанган артисты,  Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурслар лауреаты Айдар Сөләйманов. Берничә ел элек яшь талантлы җырчы егетебез “Төреквидение” фестивалендә Татарстан данын яклап икенче урынны яулаган иде. Быел исә Айдар Сөләйманов Якутиядә уздырыла торган «Биир кун -2018» төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында беренче урынны алып Татарстан данын яклап Гран-прига ия булды. Конкурста Россиянең […]

8 август. “Старт”.

8 август. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән  яшь буынның сәламәтлеген  саклау һәм ныгыту, ял вакытларында  аларның иминлеген тәэмин итү проблемаларына багышланган әңгәмә. (2 нче тапшыру).

8 август.  “Юллар чатында”.

8 август. “Юллар чатында”.

Россиядә ЮХИДИга бармыйча гына машинаны теркәү турындагы закон үз көченә керде. Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгын алу өчен дәүләт пошлинасы суммасы артты. Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртергә мөмкиннәр.

8 август. Туры элемтә.

8 август. Туры элемтә.

Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләр Советы “Якташлык” җәмгыятьләре арасында  конкурс үткәрде. Туган ягы белән элемтәләрне саклап, якташларына, үзләренә белем биргән мәктәпләргә, ятим-ятимә мохтаҗларга даими ярдәм итеп, район хакимияте белән берлектә игелекле эшләр башкарган  Буа якташлык җәмгыяте  беренче урынны алды. Тапшыруда муниципаль берәмлекләр Советы хезмәткәрләре һәм  җиңүче җәмгыять әгъзалары туры эфирда катнашып,  башкарган эшләре турында сөйләячәкләр, тыңлаучылар […]